Беренче республикакүләм "ЭтноСтартапФорум" - Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятен саклап калуга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән, яшьләрдә эшмәкәрлек инициативаларын ачыклау, аларга ярдәм итү һәм аларны алга этәрү мәйданчыгы. Әлеге проект ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгының «милли заманча " проект офисы кысаларында тормышка ашырыла.
Форум барышында катнашучыларны этник продуктларны һәм этник хезмәт күрсәтүне формалаштыру, аларны алга этәрү үзенчәлекләре белән таныштырачаклар. Катнашучыларның эшләп килүче проектларның механикасын үзләштерү һәм шушы проектларны уйлап табучылар белән аралашу мөмкинчелекләре булачак. Сезнең белән 3 көн дәвамында белгечләр, экспертлар, әйдәп баручы эшмәкәрләр эшләячәк.
30 августта, Татарстан Республикасы көнендә узачак Этномаркетта катнашучылар милли продукциянең төрлелеге белән танышып китә алачак
Шушы форум «ТАБА» яшьләр этнопроектлары акселераторының беренче этабы булып тора, аның нәтиҗәләре буенча иң шәп идеяләр һәм проектлар акселераторда катнашу өчен сайлап алыначак һәм инвесторларга, байерларга һәм грант бирүчеләргә тәкъдим ителәчәк.